Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туңдырылган лимоннарның файдасы!

Сез, мөгаен, лимон согы кушылган суның ашкайнатуга ярдәм итүен ишетеп беләсездер, ул организмны чистарта һәм сезнең иммунитетыгызны күтәрә.

Лимоннарда безнең организм өчен бик файдалы 
лимоноидлар дип аталган фитохимик матдәләр бар. Тәҗрибәләр аша исбатланганча, лимонин организмдагы холестерин дәрәҗәсен һәм йөрәк авыруын киметә. Моннан тыш, күкрәк бизенең яман шеш күзәнәкләре үсешен булдырмый калырга сәләтле 11 төрле лимоноид барлыгы билгеле. 
Файдалы матдәләр лимон согында гына түгел, аның тышчасында да бар икән. Әмма лимон согы кушылган сок эчеп кенә без барлык витаминнарны туплап бетермибез шул. Цитрусларның гомерен озынайту өчен кайбер ысуллар бар. Моның өчен лимоннарны юарга да аларны туңдыргычка куярга кирәк. Бу ысул белән аларны берничә ай дәвамында сакларга мөмкин. Кирәк вакытта туңдыргычта сакланучы цитрусны алып, тиешенчә кулланасы гына кала. 
Лимон суы кушылган суның файдасы турында да әйтеп китик, аның ярдәмендә сез бактериаль һәм гөмбә инфекцияләренә, паразитларга һәм суалчаннарга каршы көрәшә алачаксыз. Шулай ук әлеге эчемлек артериаль басымны киметергә, депрессиягә каршы торучанлыкка сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев