Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әҗәттән качу файдалы түгел

Ата-аналар арасындагы низаг һәрвакыт, кызганычка, балаларда чагыла.

Шулар нәтиҗәсендә аерылышырга да туры килсә, сабыйны тәрбияләү, ашату-эчертү, укыту һәм аякка бастыру мәсьәләсе килеп туа. Тулы булмаган гаиләләрдә балалар күңеленең ничек  кителүе турында язып та торасы юк. Әти үз урынына кирәк, әни – үз урынына. Ярый әле аеры-чөере килгән  очракта, бала тәрбияләү хокукы бирелгән әнигә яисә әтигә тиешле алимент акчасы түләнсә. Әмма бу яктан да сораулар бик күп була.

Татарстанда, мәсәлән, балаларга алимент түләү буенча бурычлар күләме 3 миллиард сумнан артып киткән. Яшел Үзән дә искәрмә түгел. 1200дән артык кеше алиментын түләми. Шуларның 300е генә рәсми эшләсә, калганнары эш «таба алмый». 
Алимент түләүче әтиләр ни өчендер акча балага түгел, ә аның әнисенең матди-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерергә китәчәк дип уйлый. Шуңа күрә түләмәскә яки алимент күләмен мөмкин кадәр киметергә тырыша. Ә баланы, бернигә карамастан, кешечә тәрбияләргә кирәклеген башына да китереп карамый. 
Безнең районда биш алиментчының бурычы бер миллион сумга җиткән. 
 

Тулырак материал газетада №3.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев