Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үтте гомерләр

Үтте китте, сизми калдым яшь гомеремнең узганын, дип, юкка гына җырламаганнардыр инде. Бар иде бит яшь чаклар, дип җырланганнары иң күбедер, мөгаен. Яшьлек бит ул сөйкемле, яшьлек бит ул һичкемнән китмәс кебек тоела. Үтә...

Картлык инде күзәтеп кенә тора, ә безнең әле бер дә карт буласыбыз килми ахрысы. Алам да карыйм башлангыч сыйныфта төшкән фотоларны. Сөйләшәм, класска, парталары янына барам. Дәрескә килеп керүләре, аеруча Бакырчы, Юынчы укучыларының кар бабай кебек (кыш көннәрендә), боз белән каткан аяк киемнәре, карлы күз керфекләре бүгенгедәй хәтердә. Ярый әле укытучыларыбыз аларның хәлен белеп, эчләренә җылы кергәнче дәресне сорамыйлар. Ә җылы әле ул дәресләр беткәндә генә керә иде. Бер чатлыктагы чыш-пош килеп утырган тимер мичнең карлы-бозлы утыннары кайчан кабынып яна башлый? Ә хәзер нәрсә? Укумы? Ике авыл балаларын да автобус йөртә, җәннәт менә, билләһи! Милләт Гарифуллин, Әкрам Зарипов, Бакырчы Хәлимә Сәгыева, Нәркизә Миңнуллиналар укуда өлгерүчеләр рәтендә бара иделәр. Исән калганнарыбыз Рауза Сәгыйтова, Дания Илмәтова, Рәшит Бәхтияров, Равил Бәхтияров, Рауза Сафиуллиналар белән очрашып, күрешкәләп торабыз. Шатланам, елыйм, көләм. Очрашканда, Раузаның нинди физзарядкалар ясавы, чаңгы ярышларында малайларны да уздырып киткән чакларын күз алдыма китерәм. Хәйрулла абый сугышта, әй, бар иде авыр көнкүрешләр, ул вакыттагы тормышны искә төшерүе дә кыен. Рауза дустыбыз үзенең пөхтәлеген, чисталыгын хәзергәчә саклый. Аны классның санитары итеп сайлый идек, һәр көн иртән кул, колакларны тикшерә иде. Сыйныфташларым, сезне күреп үземә көч алам мин. Кабат күрешүләрне көтәм. Исән яшьтәшләрем, озак яшик. Безнең укытучыларыбыз да менә дигәннәр иде бит: Кәримә апа Борһанова, Зәкия апабыз Динмөхәммәтова, Гөлинә Бакаева – зур мактауларга гына лаеклы иде бит. Сагынып искә алабыз. Инде үзебезнең балаларыбыз да педагог булды бит. Минем дүрт укытучым бар, барысы да югары белемле. Мин кызларымның шундый белем алуларына чиксез шатланам. Аларның тормыш, көнкүрешләренә сөенеп, шушы олы яшькә җиттем. Тормыштан артта каласы килми икән ул.

Рәшидә Тимергалиева-Вильданова.
Акъегет-Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев