Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Цифрлы телевидение буенча сораулар тумый калмас

Татарстанда тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчү июньнән октябрьгә кичектерелүе турында хәбәр иткән идек инде. Инде октябрьгә дә аяк бастык.

 «Цифрлы эфир телетапшыруларында нинди каналлар гамәлдә?», «Нинди җиһазлар кирәк?», «Приставканы кайда сатып алырга мөмкин?», «Ничек ялганырга?», «Җиһазны ничек көйләргә?» кебек сораулар бәлки кайберәүләрне борчый торгандыр. Җавапны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында табарга була. 
Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәге республика халкына цифрлы телевидениегә күчү буенча тулы мәгълүмат бирергә әзер. Моның өчен 8 800 220-20-02 бушлай федераль номерына, (843) 2000-528 номеры буенча Консультацияләр ярдәме үзәгенә шалтыратырга яки tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев