Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төшенкелеккә бирелмибез: тормыш дәвам итә

Районыбызның күркәм хатын-кызлары үзләрен генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә шатландырып яши.

Бүген дөньябызда барган хәлләргә битараф калып булмый. Әле кайчан гына чит илдәге мәхшәрне телевизордан гына күзәтә идек. Бүген исә, үзебез дә, хәл алай ук кискен тормаса да, саклану чараларын күрергә мәҗбүрбез. Башкача булуы мөмкин дә түгел, сакланганны гына саклармын дигән, бит Аллаһ Тәгаләбез дә.

Балалар инде өченче атна өйдә утыра, икенче атнасын эшкә бармаучылар да бихисап. Дүрт стена эчендә, көн-төн телевизор карап, кирәксә-кирәкмәсә дә артык күп мәгълүмат җыеп, сәламәт кеше дә авыруга әйләнер, билләһи.

«Гел телевизор карап, әниемнең давлениесе күтәрелде инде», – дип әйткән танышымны да сүгеп ташларга туры килде. Әби-бабаларыбыз сугыш, ачлык, ялангачлык вакытын да кичкән әле. Ә без рәхәтебезгә чыдаша алмадык, бу сынау да безгә булган тормышыбызның кадерен белергә җибәрелгән инде, дим.

Шулай да, арабызда бигүк җиңел булмаган вакытта да, күңел төшенкелегенә бирелмичә, тирә-юньдәгеләрне дә рухландырып, алдагы көнгә дәрт биреп, кәефләрен күтәрчеләр юк түгел әле, Аллаһка шөкер.

Норлат авылында яшәүче актив хәбәрчебез Розалия Ибраһимова вконтакте битендә 1 апрельдән #авылымгүзәллеге марафонында катнашып, туган авылы тарихы, матур кешеләре, гүзәл урыннары, табигате хакында язып бара. Шулай итеп, ул читтә яшәүче якташларына да рухи азык бирә, якты киләчәккә өмет уята. Тәрәз тутырып үстергән миләүшә гөлләрен күреп, кемнәр генә сокланмады икән?! Әле күпләр кыяр утыртырга әзерләнеп кенә йөрсә, Розалия апа бүген тәрәзә төбендә үстергән беренче кыярларыннан (рәсемдә) авыз итте инде. Өлгер, булган кеше һәрнәрсәгә җитешә ул!

Шушы ук авылдан Гөлсинә Йосыпова исә, шулай ук тик торырга яратмый. Һәрвакыт шат күңелле, чөнки көн саен кемнедер үзе теккән матур киемнәре белән сөендерә. Үз-үзеңне изоляцияләү көннәрендә дә әллә ничә яңа күлмәк, кофта теккән. Бүген кешеләргә иң кирәкле нәрсә – битлек (маска), кем генә сорамый тегеп бирергә!

Дусларына, туганнарына, күршеләренә, кибетчеләргә Гөлсинә апа дистәләгән битлек тегеп биргән дә инде. Ул оста тегүче генә түгел, бик яхшы бакчачы да икән әле. Хәзер үсентеләр белән дә мәш килгән чагы. Гөлсинә апа авылдашларына сәламәтлек, күтәренке кәеф тели.

Әйе, бүгенге режимда авыл халкыннан да бәхетле кеше юктыр. Үз йортың, хуҗалыгың, язын бакча мәшәкатьләре дә өстәлде. Артыгын уйлап, сагаерга һич вакыт юк. Һәм алга таба да шулай якты өмет-хыяллар белән яшәсәк иде. Күргәнегезчә, норлатлылар бирешми, ә сез, укучыларыбыз, изоляция көннәрен ничек уздырасыз, ниләр белән шөгыльләнәсез? Безгә дә язып җибәрегез. Башкалар да күрсеннәр һәм үрнәк алсыннар иде дибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев