Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәртип тә саклыйлар, ярдәм дә итәләр

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләренә кизү тору вакытында төрле вакыйгалар шаһиты булырга һәм хәтта, кайвакыт ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен дә үтәргә туры килә. Кичектергесез очракларның кайберләре кинодагыча була.

Менә шулай, Руслан Сафиуллин бе лән Илназ Салимҗанов экипажы төнге Яшел Үзәнне күзәтеп йөргәндә Паратская урамында фаралары яндырылмаган килеш бара торган шикле автомобильне күреп ала. Юл тәртибе сакчылары руль артында исерек йөртүче булуына шикләнеп, машинаны туктата. Әмма, алар уйлаганча булып чыкмый.

Роман Ширшевның йөкле хатынын бала тудыру йортына алып килгән ва кы ты була. Әмма төнлә дәваханә территориясендәге бөтен капкалар бик ле, юллар ябык булу сәбәпле, алар аптырашта кала. Бәхеткә, ДПС хезмәткәрләре ситуацияне тиз аңлап, Мария Ширшеваны үз автомобильләренә күчереп утыртып, минутлар эчендә тиешле урынга илтеп җиткерә һәм ышанычлы кулларга тапшыра.

– Хәлнең стандарт түгеллеген, кау шарга ярамаганлыгын аңлап, үзебез дә бик дулкынлансак та, Марияне тынычландырдык, хәлен җиңеләйтү өчен көлдерергә тырыштык. «Көлдермәгез, алайса хәзер баламны табам бит инде» дип тә карады ул безгә. Өлгердек, ярдәм итә алуыбызга бик шат, – дип искә төшерәләр ул көнне Руслан белән Илназ.

– Бик еш тулгак тотты, шуңа күрә без ашыктык. Полицейскийлар безгә очрамаса, күпме йөргән булыр идек, белмим. Әлбәттә, моның өчен без аларга бик рәхмәтле. Ике сәгать тә узмагандыр, иртәнге өчләрдә 3 270 килограмм авырлыктагы кызым Викторияне таптым, – дип сөйли бәхетле әни.
Мария Ширшева бала тудыру йортыннан ук безнең редакциягә шалтыратып, вакыйганы сөйләде һәм

ЮХИДИ бүлеге экипажына рәхмәт бел дерәсе килүен хәбәр итте. Шуңа без дә аның бала тудыру йортыннан чыгу вакытының шаһиты булдык.
Марияне каршыларга улы белән иреннән тыш, погонлы коткаручылар да килде. Руслан Сафиуллин һәм Илназ Сәлимҗанов яшь әти-әнигә чәчәк бәйләме һәм, әлбәттә инде, кечкенә Викториягә кресло бүләк итте. Аларга Ширшевлар гаиләсенең дә рәхмәте чиксез. Шул нисбәттән, алар хокук сакчыларына игътибарлары өчен зур торт тапшырды.

Әле бу хәбәрдән айнып та өлгер мәдек, тагын шуңа охшаш вакыйга билгеле булды. Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегенең ике хезмәткәре тагын бер кыз баланың исән-сау дөньяга килүендә катнашы булган. Алар вакытыннан алда аваз салырга ашыккан сабыйның әнисен Яшел Үзәннән республика клиник хастаханәсенә илткән.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегенең, постта торган полицейскийларның төп бурычы көне-төне юлларда тәртип сак лау булып торса да, алар кичекмәстән ярдәм таләп ителгән кешеләрне беркайчан да юлда калдырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев