Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төркиядө 88 русияле үлгән

Россиянең Әнкарадагы илчесе Алексей Ерхов Россия туристлары арасында Төркиядә үлем-китем статистикасын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, агымдагы ел башыннан бирле безнең туристлар арасында иң популяр булган илдә 88 ватандашыбыз үлгән. Тагын 40лап кеше өйләренә медицина авиациясе белән эвакуацияләнгән.

Илче күңелсез статистиканы Россия Федерациясеннән туристлар агымы арту белән бәйли, узган ел 6 миллионга якын кеше әлеге илгә ял итәргә барган. Ерхов билгеләп үткәнчә, үлем очракларының күбесе «гади сәбәпләр» аркасында килеп чыккан. Сүз, нигездә, инсульт һәм инфарктлардан вафат булган өлкән кешеләр турында бара. Үлүчеләр санының тагын бер киң таралган сәбәбе- юл һәлакәтләре. Чыннан да, бу саннарны укыгач, чит илгә чыгарга куркып торырсың. Хәер, бәла аяк астында, диләр бит, кайда ниләр буласын алдан берничек тә белеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев