Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Трай» типкәнче, туп тип

Соңгы елларда яшьләр арасында спорт белән шөгыльләнү модага керде һәм бу бик тә шатлыклы күренеш.

 

Аларның бу омтылышларын күз уңында тотып, шәһәр һәм авылларда да махсус мәйданчыклар булдырылды, урамнарда төрле тренажерлар урнаштырылды.
Спорт ул, белгәнегезчә, дисциплинага, түземлеккә, тәртипкә өйрәтә һәм сәламәтлеккә зур файда китерүе дә бәхәссез.
Спортзалларга йөрүче яшьләребез бик күп, шөкер. Игътибар иткәнегез бармы икән, шәһәребездә ачык һавада урнаштырылган төрле җайланмаларда инде иртәдән үк шөгыльләнүчеләрне күрергә була. Ә футбол, волейбол мәйданчыкларын әйткән дә юк – аларда көн дәвамында кешенең өзелми.
Журналистыбыз Әлфия Зыякаевага 10нчы гимназия янындагы спорт мәйданчыгы яныннан еш узарга туры килә. Һәм ул әлеге урынның һәрвакытта да җанлы булуын, анда укучыларның гына түгел, гомумән, якын-тирәдә яшәүчеләрнең дә бик рәхәтләнеп шөгыльләнүләре турында сокланып сөйли иде. Инде күптән түгел түзмәгән, шул урынны үз иткән спорт сөючеләрнең мәш килүләрен видеога да төшергән. Биредәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, әлеге язманы кереп карый аласыз.
– Монда бер мәйданчыкта футбол уйныйлар, икенчесендә – баскетбол. Урамда теләсә ничек йөргәнче, шушындый площадкага килеп уйный алу үзе бер бәхет бит ул. Алар биредә аралаша да, физик яктан чыныгалар да, командаларга берләшеп, көчләрен дә сынаша. Бирегә минем хәтта утыздан узган улым да яратып йөри. 3-4 сәгатьсез аның аннан кайтуын көтмә дә инде. Бик уңайлы, өйдән дә ерак түгел, – ди Әлфия апа.
Әлбәттә, балаларыбызның төркем-төркем җыелышып тәмәке тартуларына һәм сыра эчүләренә караганда, спортка тартылулары бик-бик күпкә отышлы. Дәүләтнең яшьләрне спортка җәлеп итүгә юнәлдерелгән программалары вакытлы, кирәкле һәм нәтиҗәле. Алар хәзер үтеп барышлый да турникта тартыла, пресс «качать» итә яки башка төрле күнегү ясый ала, чөнки мөмкинлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев