Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Транспорт салымы юкка чыгачак?

РФ Дәүләт Думасында транспорт салымын юк итәргә һәм ягулыкка булган акцизларга бу керемнәрне компенсацияләргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасында Россиядә транспорт салымын гамәлдән чыгару кирәклеге турында янә уртага салып сөйләштеләр.

Эш шунда ки— күп кенә автомобиль хуҗалары машиналардан сирәк куллана, тимер атлар айлар буе гаражларда тора, әмма салым салына һәм түләнеп барыла. Бюджетка килүче керемнәрне бензинга өстәмә акцизлар белән алыштырырга тәкъдим итәләр.
"Кем күбрәк машинада йөри — шул күбрәк түли" кагыйдәсен Россиядә беренче ел гына кулланырга тырышып карамыйлар. Болар барысы да ягулыкка гадел бәя куюга кайтып кала. Транспорт салымының ставкалары һәр төбәктә төрлечә, һәм бер берсеннән нык аерылып тора.
Илдә күпчелек машиналарның куәтен, аларга салым ставкасын, бензинга уртача чыгымнарны исәпкә алсак, салымны акцизларга алыштыру өчен, уртача алганда, бензинга бәяләрне 5-7% ка (литр өчен 2-3 сумга) арттырырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев