Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Трактор-прицеп-2019» операциясе башланды

Агымдагы елның 3 июненнән алып 28 июньгә кадәр ЮХИДИ бүлеге белән бергә ТРның Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе «Трактор-прицеп-2019» профилактик операциясен башлады.

Әлеге чара үзйөрешле машиналар – тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылма корылмалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм киметү максатыннан оештырыла. 
Операция барышында  үзйөрешле техниканың һәм тагылма корылмаларның  техник торышын, техник тикшерү узу-узмауларын, теркәлү документлары булу-булмауны, теркәлү номерларын, тракторчы-машинистларның ярашлы кенәгәләрен тикшерәчәкләр. 
Закон бозу очраклары булганда административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы нигезендә административ беркетмәләр төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев