Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Россия агачы» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкын «Россия агачы — 2021» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра.

Татарстан Себер чыршысын (Picea obovata Ledeb) тәкъдим итә. Ул региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Долгая Поляна» дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә үстерелә. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршының яше - 134 яшь, биеклеге - 30 метрдан артык.

Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

"Ел агачы" конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының милли сайлап алу этабы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев