Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Роспотребнадзоры яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрүне тыйды

Идарә башлыгы сүзләренчә, чара кафе яки ресторанда гына узарга мөмкин. Татарстанда яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрүне тыйдылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Корпоративлар үткәрү бары тик җәмәгать туклануы предприятиеләрендә генә рөхсәт ителә. Мондый чараларны эш урыннарында үткәрү тыела", - диде Патяшина.

 

Чараларны барлык антиковид чараларны үтәп кенә уздырырга мөмкин - залны тутыру 70% тан артмаска тиеш, бер кешегә - 4 кв. метр, ә персонал битлекләрдән һәм перчаткалардан булырга тиеш.

 

 "Иң мөһиме, кафе яки ресторандагы банкет бер компания өчен генә оештырыла. Залда башка килүчеләр булырга тиеш түгел ", - дип өстәде Патяшина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев