Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Президенты: Катлаулы хәлдә калган халыкка ярдәм итү өчен барын да эшләячәкбез

Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды һәм видеоэлемтә аша эшсез калучылар өчен оештырылган вебинарда катнашучылар белән аралашты.

Катлаулы тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшлибез, дип белдерде бүген журналистларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәскәү районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булганнан соң.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ТР хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Рөстәм Миңнехановка республикада хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Президентка, шулай ук, "Россиядә эш" порталы эшләвен күрсәттеләр һәм ул эшсез калган кешеләр өчен видеоэлемтә буенча оештырылган вебинарда катнашучылар белән аралашты.

"Россия Президенты Владимир Путин пособиегә дәгъва кылучы затлар өчен процедураны җиңеләйтүгә игътибар итте, алар йөрергә һәм белешмәләр җыярга тиеш түгел. "Россиядә эш" федераль сайты төгәл төзелгән, безнең система белән синхронлаштырылган. Өч көн эчендә 3 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Мин шәхсән барысын да үзем тикшердем,» - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга.

ТР Президенты өстәп әйткәнчә, түләү алу өчен "Россиядә эш" порталында теркәлергә кирәк. Шул ук вакытта, барлык мәгълүматлар дистанцион рәвештә кертелә, тикшергәннән соң, гариза бирүче счетына түләүләр күчерелә.

"Иң мөһиме, ЕСИАда учет язмасы булырга тиеш. Инде 2 млн татарстанлы хисап язмасына ия. Әгәр ул юк икән, мәсьәлә бик тиз хәл ителә. Заявкаларны күп функцияле үзәк (МФЦ), "Ак Барс Банк", Пенсия фонды кабул итә. Катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрнең бернинди кыенлыклары да булмас дип уйлыйм", - дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 12 мең сумнан артык күләмдә пособиедән тыш, гражданнарның бу категориясе һәр балигъ булмаган балага 3 мең сум алырга мөмкин. Ә ана капиталына хокукы булганнар - 5 мең сум. Мондый катлаулы хәлдә бу җитди ярдәм. Безнең бурыч - бюрократиясез, тиз арада бу мәсьәләләрне хәл итү. Икътисадый проблемалар да хәл ителер дип өметләнәбез ", - дип дәвам итте ул.

"Мин барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәргә телим: үзегезне, якыннарыгызны саклагыз. Әлегә үзизоляциядән дә куркынычсызлыкның нәтиҗәлерәк чаралары юк. Сабыр булыгыз. Өйдә калуыгызны үтенәм. Безнең стратегик предприятиеләрдә дә барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә. Гражданнарның сәламәтлеге - безнең өчен иң мөһиме. Бүген кабул ителгән чаралар инде эшли», - дип йомгак ясады ТР Президенты.

Элегрәк, 8 апрельдә, Россия Президенты Владимир Путин эшсезләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү турында белдерде. Эшен югалткан һәм агымдагы елның 1 мартыннан соң мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән кешеләргә, апрель, май һәм июнь айларында эшсезлек буенча пособиеләр автомат рәвештә югары планка буенча түләнәчәк. Пособиенең максималь күләме 12 мең 130 сумга кадәр арттырылган.

"Россиядә эш" порталы мәгълүматлар банкында Татарстанда 38,5 мең вакансия исәпләнә, шул исәптән 22,9 меңнән артык вакансия үзизоляцияләү режимы чорында гамәлдә булган предприятиеләр тарафыннан тәкъдим ителгән, моның турында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев