Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнардан җомга намазына барудан тыелырга сорый

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу көчәюгә бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының 208 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары нигезендә, Ислам хокукының төп принципларына таянып, ТР мөселманнары Диния нәзарәте улемнары Советы әгъзалары тарафыннан түбәндәге өстәмә тәкъдимнәр кабул ителде:

1. Җомга намазына барудан тыелып тору, җомга намазын көндезге намазга (зухр, ойлэ) алыштырып дога кылу.

2.Мәчет хезмәткәрләренә (имам, мәзин, кизү торучы), җомга намазын үткәрми калу мөмкин булмаган очракта, санитар-эпидемиягә каршы чаралар оештырырга.

3. Җомга намазын уздырган вакытта, сулыш органнарын шәхси саклау чарасын (медицина битлекләре, тукыма битлекләре, респираторлар, мамык-марля бәйләвечләре) файдаланучыларны һәм кулларын дезинфекцияләүчеләрне генә бинага кертергә.

4.Мәхәлләләргә алдан хәбәр итү һәм төбәк казыеның рөхсәтен алу шарты белән, җомга намазын үткәрүне туктатып торуны рөхсәт итәргә.

5. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте структурасына керә торган барлык мәчетләргә һәм гыйбадәт бүлмәләренә, кабул ителгән тәкъдимнәр турындагы мәгълүматны җиткерүне оештырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев