Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Министрлар Кабинеты 2023 елга Татарстанда балалар бакчалары өчен түләүнең максималь күләмен раслады

Татарстан Хөкүмәте республиканың төрле районнарында балалар бакчалары өчен максималь түләү күләмен раслады.

Бәясе ике категория гаилә өчен – өч яки аннан да күбрәк балалары булган, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге учреждениянең эш вакытын исәпкә алып. Тиешле карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Иң арзан бәя өч һәм аннан да күбрәк балаларын йөртүче ата-аналарга гына татый. Андый бакча атнасына биш көн, өчәр сәгать эшли. Ясле төркемнәргә түләү аена 450 сум, өлкәннәргә - 453 сум тәшкил итәчәк.

Татарстанда иң кыйммәт балалар бакчалары атнасына алты көн тәүлек буе эшли. Әйтик, өч яшькәчә өч бала тәрбияләүче гаиләләр алар өчен аена 5282 сум һәм өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен 5367 сум түләячәк, диелә документта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев