Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Хөкүмәте үзизоляцияләү вакытына махсус пропусклар алу тәртибен раслады

Моның өчен кыска номерга хәбәр җибәреп, махсус SMS-сервиста теркәлергә кирәк.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларга үзизоляцияләү чорында хәрәкәт итәргә хокук бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертүче карарны имзалады.

Гражданин бушлай SMS-хәбәрне 2590 номерына түбәндәге текст белән җибәрә: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Исем Отчество#паспортының сериясе һәм номеры #фактик яшәү урыны адресы (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартир 9).

Җавап итеп, теркәүнең уникаль коды белән SMS-хәбәр ала. Аннары «ЦЕЛЬ» тексты белән 2590 номерлы кабат SMS-хәбәр җибәрергә һәм хәрәкәт итү максатларын күрсәтергә кирәк.

Рөхсәтне судка бару, балигъ булмаганнарны мәгариф оешмасына китерү, медицина яисә ветеринария оешмасына бару, җеназада катнашу, паспортны алу яки торгызу өчен алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук, рөхсәтне авыру туганнарга дарулар, азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар китерү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Әгәр гражданин, уникаль рөхсәт кодлы SMS-хәбәр алган булса, яңадан хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала. Шул ук вакытта, эшкә юнәлүче затларга җитәкченең хезмәткәрләргә бирелгән белешмә формасы гына таләп ителә. Белешмә Татарстан территориясендә хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәт итүгә кагылмый.

Волонтерлар өчен азык-төлек һәм дарулар китерә торган белешмәләр ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан биреләчәк.

Ашыгыч медицина ярдәме һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаган очракта, шулай ук, якындагы кибеттә азык-төлек сатып алганда, йорт хайваннарын куалаганда, чүп-чар чыгарганда рөхсәт алу таләп ителми. Мөһим деталь: машинада күмәкләшеп йөргәндә барлык пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә рөхсәт таләп ителә.

РФ Федерация Советы, 31 мартта, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексына төзәтмәләрне хуплады. Инфекция йоктыру куркынычы шартларында үз-үзен изоляцияләү режимын бозган өчен, гражданга 15-40 мең сум штраф янаячак.
Вазыйфаи затлар өчен штраф суммасы 50дән алып 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен - 200дән 500 меңгә кадәр яки эшчәнлекне 30 тәүлеккә кадәр туктатып тору.

Әгәр хокук бозулар кешенең сәламәтлегенә зыян китерсә яки аның үлеменә сәбәп булса, әмма җинаять билгеләре ачыкланмаса, гражданнардан - 150 дән 300 меңгә кадәр, ә юридик затлардан - 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф түләтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев