Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР Хакимияте Яшел Үзәндә йорт шартлауда зыян күрүчеләргә түләүләрне раслады

Татарстан хакимияте Яшел Үзәндә торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү тәртибен раслады.

Бу хакта бүген ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Документ нигезендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнә:

• шартлау нәтиҗәсендә һәлак булган гаилә әгъзаларына - һәр гаилә әгъзасына тигез өлешләрдә һәлак булган һәр кешегә 1 млн сум күләмендә;
• зыян күрүчеләргә: сәламәтлеккә авыр зыян килгән очракта — бер кешегә — 300 мең сум, уртача авырлыкта - 200 мең сум, җиңел зыян булганда - 100 мең сум;
• беренче чиратта кирәк булган мөлкәтен югалткан гражданнарга: өлешчә югалткан өчен — 50 мең сум, тулысынча -100 мең сум;
• газ шартлау нәтиҗәсендә калган зыян күрүчеләргә бер кешегә 10 мең сум акча түләнә.

Шулай ук, карарда тиешле түләүләрне алу өчен гариза формасы һәм кирәкле документлар исемлеге китерелә. Гаризаны, гадәттән тыш хәлдән соң, яшәү урыны буенча, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына ярты ел эчендә тапшырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 29 мартта кич белән Ленин урамы, 39а адресы буенча урнашкан 9 катлы йортта шартлау булган иде, 7-8 катта 7 фатир җимерелде. Ике кеше һәлак булды, җидесе зыян күрде. Күп катлы йортта шартлаудан зыян күргән кешеләрне вакытлыча торакка күчерә башладылар. Элегрәк, йортта яшәүчеләрнең барысын да күчермәячәкләр — җимерелгән өлешен торгызачаклар дигән карар кабул ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X