Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР да үзизоляцияләнүчеләр өчен SMS-сервиста теркәлү буенча кайнар линия оештырдылар

Гражданнар аларны теркәү турында кызыксындырган сорауларны бирә һәм сервис турында өстәмә мәгълүмат белә ала.

Татарстан халкы, өйләреннән чыгу өчен контакт-үзәккә SMS-хәбәр буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта узган онлайн матбугат конференциясендә журналистларга дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең санлы үсеше министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

"Кешеләрдә кыенлыклар туарга мөмкин. Контакт-үзәк безнең республика халкына дөрес теркәлү яки өстәмә кыенлыклар, мәсьәләләрне аңлату өчен ярдәм итәчәк», - дип аңлатты спикер.

Татарстан Министрлыгына абонентлардан операторның SMS өчен 70 тиен акча алырга җыенуы турында хәбәрләр килде. Мондый очраклар иртән Tele2 компаниясе белән булырга мөмкин иде, чөнки ул ТР Хөкүмәтенең карарын көтте.

"Кичә карар имзаланды, һәм без аны тапшырдык. Бу проблеманы компания хәл итте, һәм 11 сәгатькә, башка операторлар кебек үк, Tele2 белән дә проблемалар юк", - дип билгеләде министр.

Android операцион системасы: "Исегездә тотыгыз, хәбәрләрне кыска номерга җибәрү түләүле булырга мөмкин", - дигән хәбәр бирә.

"SMS барыбер бушлай, чөнки Android операцион системасы шундый итеп төзелгән ки, син дүрт урынлы номер белән кайда гына хәбәр итсәң дә, ул һәрвакыт кисәтәчәк. Мондый хәбәр башка чыкмасын өчен «галочка» куярга кирәк ", - дип өстәде ул.

Кайнар линия телефоны: 8 (800) 250-90-33. Сервис турында тулы мәгълүмат хәзер covid19.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев