Яшәеш

ТР буенча Роспотребнадзор 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан эш урыннарында корпоративлар оештырырга киңәш итми

Республика территориясендә Халыкара хатын-кызлар һәм Ватанны саклаучылар көнен кафе яки ресторанда барлык санитар-эпидемиологик чараларны: өстәлләр арасында метр ярым дистанция һәм залның тулуы 70% тан да артмау кагыйдәләрен саклап бәйрәм итәргә була.

Әгәр дә җәмәгать туклануы урынын банкетка арендлыйсыз икән, бәйрәмдә бер компаниядән хезмәткәрләр саны 100 дән артмаска тиеш. 


Нет комментариев