Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстан кирәкле күләмдә шикәр һәм май белән тәэмин ителгән

Шикәр белән тәэмин ителеш кирәкле күләмнән өч тапкырга, ә көнбагыш мае 12 тапкырга күбрәк.

Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән кирәкле күләмдә тәэмин ителгән. Бу продукциягә кытлык булмаячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


«Шикәр белән тәэмин ителеш 356,9% тәшкил итә, ягъни кирәкле күләмнән өч тапкыр күбрәк. Көнбагыш мае буенча һәр татарстанлы 12 тапкырдан артык тәэмин ителгән, тәэмин ителеш – 1269,6%», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.


Ведомствода аңлатуларынча, исәпләү өчен бер кешегә азык-төлек куллануның уртача нормалары алынган. Бу күрсәткечләр бер кешегә 24 кг шикәр комы һәм 12әр кг май тәшкил итә.

Татарстанда ел саен 331,9 мең тонна шикәр комы җитештерелә, халык ихтыяҗы-93 мең тонна. Көнбагыш мае җитештерү елына 584 мең тонна тәшкил итә, ә ихтыяҗ – 46 мең тонна.


«Майлы культуралар һәм шикәр чөгендере чәчүлекләрен, шулай ук аларны җитештерү күләмнәрен кыскарту планлаштырылмый", - дип ышандырдылар матбугат хезмәтендә.


Исегезгә төшерәбез, элегрәк федераль массакүләм мәгълүмат чараларында ритейл шикәр комы һәм көнбагыш мае белән тәэмин итүдә өзеклекләр барлыкка килү турында мәгълүмат биргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев