Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төп вазифа – балалар тәрбияләү

Районыбызның кайсы авылына гына барсак та, яшь гаиләләр белән очрашып, танышырга тырышабыз. Күпләр авылда яшьләр калмый, шәһәргә таю ягын карый дип зарланган чакта, безнең газета укучыларыбызга аларны үрнәк итеп тә күрсәтәсе, әнә яшиләр бит авылда да, шәһәрдәгеләргә караганда да шәбрәк итеп, дип исбатлыйсы килә.

Ялкау булмаган кеше кайда да сынатмый. Гадәттә, без аралашкан яшь гаиләләрнең тормышлары күпләр көнләшерлек. Чөнки алар, «Эш юк бит, нишлик?», – дип балавыз сыгып утырмый. Гаиләне ничек тә тарту ягын кайгырта. Кош-кортын үстерә, мал-туар тота Һәм иртәгесе көнгә тулы ышаныч белән яши, дияр идем. 
Бакырчының Бикмуллиннар гаиләсенә моннан тугыз ел элек аяк баскан булганбыз икән. Газиз әниләре, гаилә башлыгының яраткан хатыны Динә апаны мәңгелеккә югалтып, тормышларының яме калмаган хәсрәтле чаклары иде. Дүрт ул ятим, Гусман абый пар канатсыз калган кош кебек иде ул вакытта. Әйе, әниләрен югалту кайгысын бик авыр кичерде алар, әмма ничек кенә үзәкләрең өзелсә дә, тормыш дәвам итә бит. Бу юлы мин Бикмуллиннардан шатланып, канатланып чыктым. Аллаһ Тәгалә бар бит ул!

 

Шөкер, шушы йортка да бәхет иңдергән. Гусман абый да елмаеп кына исәнләште, ә өйнең ямьлелеген күрсәгез, җанга ятышлы рәхәтлекне белсәгез икән! Шулай булмый ни, берсеннән-берсе матур балалар тавышына күмелгән бит ул. 
Дүрт улның өчесе читтә яшәсә, Айратлары туган нигездә төпләнеп калган. Әле дә ярый әби белән бабай янына кунакка кайтып йөрүче шәһәр кызлары бар. Авылныкылар калага качу ягын карагач, егетләргә кызлар каян табылыр иде. Ләйсән дә шулай, дәү әнисе Сәрия, бабасы Хәбибулла янында каникулын еш уздыра. Һәм, менә, нәтиҗәсе. Яшьләр бер-берсен сынап, озак очрашып йөри. Волжск шәһәрендә туган Ләйсән укуын Казанда дәвам итә, юрист һөнәрен үзләштерә. Суд приставы булып эшкә урнаша һәм... Бакырчыга кияүгә чыга. 
– Яшермим, авылга кайту мәсьәләсе килеп тугач, нишлим икән, дигән икеләнү булды, чөнки үз һөнәрем буенча эш таба алмавым көн кебек ачык иде. Әмма шул чакта әти-әнием, әби-бабаларым үз фикерләрен җиткерде. Теләктәшлек белдереп, дөрес адым ясарга ярдәм иттеләр. Һич кенә дә авылга кайтканыма үкенмим. Шәһәрнекеннән ким яшәмибез. Бөтен шартлар да бар. Декрет ялына чыкканчы, «Красный Восток»та сәркатип булып эшләдем. Бүгенге көндә өч балам белән мәш киләм, – дип сөйли әңгәмәдәшем Ләйсән. 
Яшьләр күпләр кебек ике бала табу турында хыялланган булса, бүген Ләйсән кулында өченче баласы – яшь ярымлык Зәйнәп бөтерелә. Әминәләре 1 сыйныфта укыса, Әмирхан балалар бакчасына йөри. Менә ул иң зур байлык кайда! Гаилә башлыгы Айратны өйдә очрата алмадым. Ул юл хуҗалыгында хезмәт куя. Өч сабый тәрбияләүче хуҗабикә дә кул кушырып утырмый. Әле күптән түгел генә үзенә яңа һөнәр ачкан: тортлар пешерә башлаган. 
– Үзебезнең туган көннәргә торт пешереп карадым, аннан дус кызым бәйрәменә сорады. Шуннан кызыксыну башланды. Балаларга да, кибетнекен алганчы, үзеңнеке ышанычлырак, дип пешерәм. Ә фантазия үзеннән-үзе туа. Хәзер бит үсү, өйрәнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, интернет заманы. Төрле курслар, вебинарларда акрынлап бу өлкәдә белемемне арттырам, камилләшәм. 

– Үзмәшгуль булып теркәлергә исәбең юкмы? 
– Минем әлегә төп максатым керем туплау түгел, ә якыннарымны үзем әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйлау. Бу бит үзе бер иҗат, ә нәтиҗәсен күреп шатланасың. Кем белә, киләчәктә заказларым булып, клиентларым артса, ни өчен әле яраткан эшең белән курыкмыйча шөгыльләнмәскә?! Әлегә төп вазифам – балалар тәрбияләү. 

Караңгы төннән соң таң аткан, яңгырдан соң кояш чыккан кебек, авырлыклардан соң да, Аллаһка шөкер, җиңеллек килә ул. Бикмуллиннар гаиләсе белән кабат аралашкач, шундый нәтиҗәгә килдем. Бәхетегезгә күзләр генә тимәсен!

Ләйсән Бикмуллина рецептлары


Капкейк
Кирәк була: 
май - 100 гр; 
шикәр комы – 150 гр; 
йомырка – 2 данә; 
сөт – 120 мл; 
он – 200 гр; 
сода яисә разрыхлитель– 1.5 бал кашыгы; 
тоз һәм ванилин тәме буенча. 
Май белән шикәр комын болгатырга, йомырка, ванилин һәм тоз өстәргә, кабат бутыйбыз. Аннары сөт, он, разрыхлитель яисә сода кушабыз. Әлеге массаны формаларга салып180 градуслы мичтә 30 минут пешерәбез. Крем яисә глазурь белән бизибез. 


Яңа ел табынына
«Виноградлы үзән» салаты
Кирәк була: 
тавык ите – 400 гр; 
каты сыр – 300 гр; 
төшсез кара виноград - 300 гр; 
йомырка – 3 данә; 
майонез; 
петрушка. 

Салат катламлап ясала. Беренче катка йомырка агын ваклыйбыз, өстенә тавык ите турыйбыз, өченче катка йомырканың сарысын салабыз, уылган сыр өстенә виноград тезәбез, һәр катына майонез сөртергә онытмыйбыз. Суынган салатны петрушка белән бизибез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев