Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төп призлар – Яшел Үзәндә

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үткәргән «Газетага языл да телевизор от!» бәйгесенә нәтиҗә ясалып, бәхет яшел үзәнлеләргә елмаюын хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин җиңүчеләр белән очрашып, бүләкләр тапшырды.

Язылучылар өчен оештырылган әлеге акция тугызынчы тапкыр үткәрелә. Соңгы язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үткәргән бәйгедә Татарстаннан 120 абунәче катнашкан. Алар компаниянең өч һәм шуннан да күбрәк басмасына язылган.
Быел, чыннан да, яшел үзәнлеләр актив. Инде берничә ел рәттән шушы бәйгедә кызыксындыру бүләгенә ия укучыбыз Мамадыш-Әкилдән Сания Тимершина фотоаппаратка лаек булды. «Газета-журналларны гомер-гомергә яратып укыйбыз, киләсе елга телевизор отасы иде инде», – дип шаярта үзе. Бирсен Ходай! Шундый ук бүләккә лаек булучылар арасында штаттан тыш хәбәрчебез Нияз Миңгалиев та бар. Ул барлыгы 22 басмага язылган. «Матбугатка яшь буынны җәлеп итү өчен  иң беренче туган телгә мәхәббәт уятырга кирәк. Телгә кызыксыну юк икән, бала телевидениене дә карамый, газета-журнал да укымый», – дигән бик дөрес фикердә Нияз абый.
Гаҗәп бит ә, акциянең төп призы да безнең районга кайтты. Мулла Илендә яшәүче Рәмил Тимергалиев квитанцияләрне Казанга юллаганда җиңәрмен дип уйламый. «Хатыным Инзилә белән ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерәбез. Балалар аеруча журналлар яратып укый. Телевизор отуыбызга бик сөендек, рәхмәт яусын», – дип шатлыгы белән уртак­лаша ул.
– Без иң актив язылучыларыбызны бүләклибез һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа язылу кампаниясе башлана. Тагын да активрак катнашырга сезгә генә түгел, Татарстанның башка районнарында яшәүчеләргә дә мөмкинлекләр бар. Безнең басмалар объектив. Алар бернинди дә сары матбугат түгел. Редакцияләрдә рес­публиканың иң яхшы журналистлары эшли. Шуңа да халыкка дөрес мәгълүмат җиткерелеп тора. Без сезнең өчен эшлибез. Мин Респуб­ликабызның башка яшәүчеләрен дә әлеге акциядә актив катнашырга чакырам, – диде Андрей Кузьмин.
Бүләкләү моның белән генә тәмамланмый әле. Инде хәбәр иткәнебезчә, Олы Ачасырдан Гөлназ Шиһабетдинова, Татар Танаеннан Сания Мос­тафина, Карашәмнән иң өлкән укучыбыз Габбас Сираҗиев йомшак, җылы юрганнар белән бүләкләнә. Ә кызыксындыру призына Күгәйдән Фарсат Әхмәдуллин лаек булды. Бүләкләр хуҗаларын «Яшел Үзән» редакциясендә көтә, рәхим итеп килеп алыгыз. Алдан хәбәрләшү өчен телефон: 5-68-03.
Менә шулай, матбугатка язылып, кыйммәтле бүләк отып кую әкият түгел, ә чынбарлык. Мондый мөмкинлекне сез дә кулдан ычкындыр­магыз, дуслар. «Яшел Үзән»гә 2019 елның беренче ярты еллыгына 687 сумга языла аласыз.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призы за подписку газета и журналы Татмедиа газета Яшел Узэн