Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төп пассажир – бала

ЮХИДИ инспекторлары юллардагы транспорт хәрәкәтен тикшереп кенә тора. 

Менә 22 майда тагын бер чара уздырылды. Бу юлы балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре үтәлеше игътибарга алынды. «Төп пассажир – бала» операциясе   барышында Королев һәм Жуков урамнарында 20 автомобильче тикшерелеп, шуларның унысы административ җаваплылыкка тартылды. 
Ни өчен җаваплылыкка тартылган соң алар? Мәсәлән, 5 машина йөртүче иминлек каешын кимәгән һәм шуның кадәресе балаларын автомобильдә йөртү кагыйдәсен үтәмәгән. 
Рейд барганда нәни пассажирлар бүләккә – фломастерлар, ә ата-аналары «Юл иминлеге» белешмәлекләре һәм авторучкалар алган. Штраф та түлисе булмаса иде. Анысы һәр йөртүченең үзенә, намусына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев