Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тозны кайбер хуҗабикәләр чын коткаручы дип атый

Тоз бик мөһим һәм кыйммәтле продукт булып тора, аны без көн саен кулланабыз, чөнки ул һәр азык-төлек кибетендә дә сатыла. Тозны "ак үлем" дип атасалар да, безнең тормышыбызда ул, чыннан да, алыштыргысыз.

Аның ярдәмендә тәмле аш әзерләү белән генә чикләнмичә, өйне җыештырган вакытта да аңардан кулланырга мөмкин.

Тәрәзәләрне чистарту
Өч литр чамасы су җылытыгыз, аннары ике аш кашыгы тоз өстәгез. Барлыкка килгән эремә белән тәрәзәләрне юыгыз һәм йомшак тукыма белән сөртеп алыгыз.

Таплардан котылу өчен
Кайбер тапларны киемнән, мәсәлән, кызыл шәрабтан калганнарын, бетерү бик кыен. Аларны юган вакытта порошокка бераз тоз өстәсәгез, таплар юкка чыгачак.

Тешләр өчен дару
Тоз эремәсе теш сызлавы белән көрәшергә булыша. Аңа бераз йод салсаң, әлеге катнашма белән тешләрне чистартып та була.

тирләүне киметә
8 литр су, 3 өстәл кашыгы тоз һәм сабынны тазга салыгыз. Барлыкка килгән эремәдә аякларны 15-20 минут тотыгыз. Бу ысул аяклар тирләүдән котылырга ярдәм итәчәк. Әлеге процедурадан соң, аяк табаннарына крем сөртегез.

Көмеш һәм бакырдан ясалган эшләнәмәләрне чистарта
Каралып, төсе тоныккан савытларны тоз чистарта, агарта. Элекке төсен кире кайтарта. Моның өчен эшләнмәләрне тоз эремәсенә берничә сәгатькә салып тору да җитә.

Мичтәге сасы исләрне бетерү өчен
Азык исеннән арыну өчен, духовканы кабызып, тоз һәм корицадан катнашма ясагыз. салыгыз, һәм шунда берничә минутка калдырыгыз.

Ванна бүлмәсе һәм кухнядагы раковиналарны чистарту өчен
Тозны раковина тишегенә салыгыз да, шуның өстенә кайнар су салыгыз. Биредәге чүп, яман исләр юкка чыгачак!

Тән өчен скраб буларак
Үзегез эфир мае белән эре диңгез тозын катнаштырыгыз һәм шуны скраб сыйфатында кулланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев