Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТОСЭР Яшел Үзәндә: өч яңа резидент бүгеннән ачылырга әзер

21 декабрьдә Татарстан Республикасының хөкүмәт комиссиясе компанияләрнең  Яшел Үзән ТОСЭРына кертү турында заявкаларын карады. Шулай итеп,  тагын өч компания алдан бара торган социаль-икътисади үсеш территориясенең яңа резиденты булачак.

Беренче резидент – «Казан полимер арматурасы заводы» ҖЧҖ. Проектка кертеләсе инвестицияләрнең гомуми суммасы 49,7 млн сум тәшкил итә.  Завод җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү системалары өчен полимер арматура җитештерү белән шөгыльләнәчәк.  Заводта 26 эш урыны булачак һәм уртача хезмәт хакы – 29 мең сум. 11 ел эчендә (проектны гамәлгә ашыру чорында) бюджетка 94,9 млн сум кертеләчәк. 
Яшел Үзән ТОСЭРның тагын бер резиденты – «СПК «Гефест» ҖЧҖ. Компания металл әйберләр эшкәртү һәм җитештерү комп­лексы  төзи, корыч һәм чуен материалларын токарь һәм фрезер эшкәртүе белән шөгыльләнәчәк.  Проектның бәясе – 103,1млн сум.  Резидент килү сәбәпле Яшел Үзәндә 39 эш урыны барлыкка киләчәк.  Уртача хезмәт хакы – 35,5 мең сум. «Гефест» бюджетка 85,3 млн сум китерәчәк.  Үзенең производствосын ул шәһәр зонасында урнаштырырга планлаштыра.
Хөкүмәт комиссиясе хуп­лаган өченче резидент – «Йомшак контейнерлар фабрикасы» ҖЧҖ.  Серго исемендәге завод­ның 15нче цехы җитештерү территория­сендә урнашачак бу фабрика полипропиленнан биг-бег­лар һәм кече күләмдәге  төрү  капчыклары, полиэтиленнан рулон материаллары, полипропилен тукыма җитештерергә җыена.  Проектны гамәлгә ашыруга 104,6 млн сум таләп ителә.  Фабрикада 89 эш урыны булдыру күздә тотыла.  Уртача хезмәт хакы 39,5 мең сум тәшкил итәчәк.  Серияле җитештерүгә 2023 елда керешәчәкләр.  Бюджетларның барысына да   15 ел эчендә 604,2 млн сум, шул исәптән җирле бюджетка 13,65 млн сум кертү планлаштырыла. 
Хәтерегезгә төшерәбез, ноябрьдә Яшел Үзән ТОСЭР «Татфарм» ҖЧҖ да керде. Ул «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында дарулар җитештерү буенча заманча фармацевтика проектын гамәлгә ашыра.  Бу резидент Яшел Үзәндә эшли башлагач 230 яңа эш урыны барлык­ка килде, проектның бәясе – 1 млрд сум.  Проект гамәлгә  ашырылу чорында (15 ел) бюджетларның барысына да – 1,4 млрд сум, шул исәптән җирле бюджетка 24,3 млн сум  кертеләчәк. 

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев