Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормышыбыз шигырь юлларында

Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәкнең быелгы беренче утырышына авыл һәм шәһәр мәктәпләрендәге “Илһам чишмәсе” иҗат берләшмәсенең шигырьгә гашыйк укытучылары чакырылган иде.

Җыелучылар, иң беренче чиратта, республикабызда булган соңгы вакыйгаларны кузгатмыйча булдыра алмады. Мәктәпләрдә татар теленә бәйле үзгәртеп коруларны укытучылар нык сизгән һәм алар бу уңайдан үз борчуларын да белдерә. Бер селтәнүдә күпме еллар корган система юкка чыгып килә диләр алар.

Үзәк җитәкчесе Клара Филиппова районда “Авылымның алсу таңнары”  проектының гамәлгә ашырылуы турында сөйләп, тарихыбызны аз беләбез диде:

 Күренекле якташларыбыздан мәгърифәтче Каюм Насыйри шәхесе әле ныклап өйрәнелмәгән.  Барысын да фәнгә таянып алып барырга кирәк. Кеше Тукайны белә икән, ул, һичшиксез, калганын да беләчәк.

Бу очрашуга Осиноводан һәм шулай ук 9нчы лицейдан  килгән укытучылар үзләренең яңа гына язган иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Аларның һәр шигыреннән  җылылык, яктылык, телгә мәхәббәт, балаларны ярату  кебек хисләр  бөркелеп торды.

Ике китап һәм күп шигырьләр авторы  Рәйханә Зәйнуллина да катнашып, үзенең соңгы вакытта авылы язмышына кагылган берничә әсәрен тәкъдим итте. Ул татар теле укытучыларына:

 Авыр булса да, эшләгез. Чөнки сезгә көн саен укучыларыгыз: “Исәнмесез!” дип дәшә, аннан да зур бәхет юк,  диде ул.

Мондый очрашуларны милләт өчен җан атучылар, иҗат итүчеләр өчен бик кирәкле эш дип санарга кирәк. Аралашу бердәмлеккә этәрә, киләчәккә планнар корыла һәм проблемаларны хәл итү мөмкинлекләре табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев