Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТОРМЫШНЫ ҖИҢЕЛӘЙТИМ ДИСӘҢ...

Оялтырлык гамәл кылсагыз: “Бәхәстә отылдым, шундый җәза бирелгән иде”, — диегез. 

?Әгәр кеше алдында чыгыш ясаганда сүзегезне оныта торган гадәтегез бар икән, яныгызга шешә белән су куярга гадәтләнегез. Әйтәсе фикерегез онытылгач, су эчеп куегыз һәм төртелеп калуыгызны беркем сизмәс. 

?Зур кибеттә сатучыны таба алмасагыз, берәр кыйммәтле товарның бәясен карагыз. Сатучы шундук килеп җитәчәк. 

?Кибет киштәләрендә арзанлы товарларны күз күреме сызыгыннан аскарак яки өскәрәк урнаштыралар, шуны онытмагыз. 

?Өйдән чыкканда берәр әйберне онытып калдырмас өчен, аны аяк киеме эченә салып куярга була. Шулай эшләгәндә, ул онытылмас. 

?Үзегез белән блокнот һәм ручка йөртергә гадәтләнегез. Алар кирәкле әйберләрне онытмаска ярдәм итәр. 

?Телефонны “авиарежим”га куйсаң, ул ике тапкыр тизрәк корылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев