Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш мәгънәсе - балалар

Бала булган өйдә гайбәт сөйләү булмас, диләр. Чынлап та, ишле гаиләләрдә мондый юк-бар гамәлләргә урын һәм вакыт та юк. Яшәү мәгънәсе – балалар. Акъегет авылында гомер итүче Нигъмәтуллиннар гаиләсенә килгәч тә, бу йортта улым һәм кызым, дип өзелеп торуларын беренче карашта ук аңладык.

Казан кызы Олеся дәү әнисе янына кунакка кайтып йөри һәм булачак ире Ринат белән дә биредә таныша. Үзеннән тугыз яшькә олы егет төпле, акыллы, эшкә уңган булуы белән дә үзенә карата. Авыл яшьләре тизрәк калага барып урнашу ягын караганда, Олеся, киресенчә, авылны сайлый. Чөнки, мәхәббәт җиңә! Берничә ел очрашканнан соң, ике арадагы хисләрне рәсмиләштереп, Нигъмәтуллиннар бер гаилә булып яши башлый. Авыл тормышын яхшы белгән Олесяны бу адымы куркытмый. Яшим дигән кеше кайда да югалып калмый ул, барысы да һәркемнең үз кулында һәм моның шулай булуын кыз яхшы аңлый. 
Ринат гаиләдә икенче бала, абыйсы күпкә олы булгач, күбрәк ялгызы гына тәрбияләнергә туры килә, дисәң дә була. Шуңа да ул күп бала үстерү турында хыяллана. Чын күңелдән теләгән теләкләр кабул була бит ул, Аллаһ Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килгәндер, бүген Нигъмәтуллиннар гаиләсендә биш бала үсә. Динар – IX, Рамил – VII, Алинә II сыйныфта укый. 4 һәм 2 яшьлек Камил белән Гүзәл әлегә өйдә. Чөнки Акъегет авылында балалар бакчасы юк. 
– Яшьләр рәхәтләнеп бәби табар иде, балалар бакчасы булмагач бик авыр, карарга бөтен кешенең дә әби-бабасы юк бит. Күбесе, сабыйларын Күгәйгә кадәр илтеп йөртә. Бакырчыда 14 урын гына. Юынчыда, шулай ук, мәктәпкәчә яшьтәге учреждение юк. Бездә дә мәктәп бинасында ачсалар да, хәзер күп авылда шулай бит, 15 бала җыелыр иде, – дип борчыла Олеся. 
– Менә шундый проблемалар килеп тугач, ник авылга кайттым икән дип үкенгән чакларың булмыймы? 
– Юуук, сез нәрсә! Казанга барсам, башым авырта башлый да, тизрәк кайтып китәсе генә килә. Балаларны авылда үстерүе күпкә җиңелрәк. Мәктәпкә барып җиттеме, өйгә кайттымы дип, борчылып утырасы юк. Күбәү булгач, аеруча җиңел ул. Алар бит бер-берсен карап, ярдәмләшеп, эчкерсез булып үсә. Ирем механизатор булып эшли иде, әлегә сәламәтлеге какшап тору сәбәпле, өйдә генә. Үзем декрет ялында. Казанда элемтә операторы булып эшләдем. Менә гөрләп торган «Красный Восток» фермасы бар иде, аны да яптылар. Авылны эшсезлек бетерә, иң зур проблема шул. Яшьләр дә китү ягын карамас иде. Яшәр өчен эш кирәк. Авылда инде кул кушырып утырып булмый, мал-туар асрыйбыз, күпләп каз үстерәбез. Гомумән, хезмәт мине куркытмый. Дәү әнием Фатыйма кечкенәдән эшләтеп үстерде. Балаларга каенанам Мөслимә күз-колак булып тора. 
– Биш бала чик түгелдер әле? 
– Аллаһ кушса, ник алып кайтмаска, – ди серле генә елмаеп әңгәмәдәшем. 
Бер яки ике бала белән генә чикләнеп калган гаиләләргә менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Дөнья артыннан кумыйлар, гади генә, барына риза булып, балаларының кечкенә генә уңышларына сөенеп, һәр көннән ямь табып яши белә Нигъмәтуллиннар. Нәкъ менә сезнең кебек гаиләләр булганда, авылның киләчәге өметле бит әле, дип шатланып куясың. Балалар бакчасы да ачылып куйса, бәби алып кайтучылар да артыр иде, бәлки. Бу күркәм гаилә белән һәр балагызның игелеген, рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын, дигән теләктә, саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу нинди хаталы язма???

    • аватар

      Яшел Үзән

      0

      0

      кайда хата таптыгыз? күрсәтеп, өйрәтеп җибәрегез әле))