Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормыш дәресләре биргән мәктәп

Хәтерләрдә шатлыклы, онытылмас булып уелып калган кадерле мизгелләр – мәктәп еллары.

Инде тәмамлап чыгып киткән һәр укучысы күңелле дә, бераз моңсу да вакытларын исенә төшерми калмыйдыр. Укылмаган дәресләр, хәзерләмәгән өй эшләре, дәресләрдә шаярып утырулар, икеле алган өчен кызарулар; шул ук вакытта алган «5»леләр, төрле конкурс, олимпиадаларда җиңү яулап горурланулар, мактау сүзләре ишетүләр – барысы да күз алдына килә.
Белем һәм тәрбия белән беррәттән, мәктәп һәр укучысына тормыш дәресләрен дә бирә; ныклы канат куеп, сикәлтәле һәм җитди олы юлга озата. Ә инде еллар үткәч, күптән мәктәпне тәмамлап олы тормышта үз юлларын тапкан һәркем, кабат җылы оясы – мәктәбенә җыела, аның укучысына «әверелә».
Апрель аенда Раифа урта белем бирү мәктәбе дә, олы юбилее – 135 еллыгын билгеләп, һәр «баласын» кабат үзендә туплады. Күпме эмоция, шатлыклы күз яшьләре, хатирәләр яңару, укытучыларын хөрмәтләү хисләре чагылды. Бүгенге көндә белем бирүче мөгаллимнәрне дә, ветераннарны да, инде бакыйлыкка күчкәннәрне дә – һәр укытучыларын хөрмәтләп, яратып искә ала, рәхмәт сүзләре җиткерә алар.
Мәктәпнең бүгенге укучылары да үзләрен лаеклы итеп, бары яхшы яктан гына күрсәтергә тырыштылар. Инде ничә буын мөгаллимен дә, укучысын да озаткан мәктәп бүгенге көндә дә гөрләп тора. Һәр сыйныфта мөлаем укучылар, китап-дәфтәр тулы парталар. «Белем корабы»ның капитаны – Ягафарова Зөлфия Зиннәт кызы да, коллективтагы һәр мөгаллим дә укучыларны үз балаларыдай якын күреп, ярты җаннарын биреп укыталар.
Белем йортын бәйрәмгә әзерләү генә түгел, кунакларны, искиткеч концерт көтеп тора иде. Төрледән-төрле җыр-бию, төрле тамашалар, нәфис сүз кебек чыгышлар үрелеп барды. Соңыннан исә, бергәләп утырып, үткән сукмакларга кайту, хатирәләрне яңарту өчен, уртак өстәл җыелды. Мәктәп һәр укучысын кунак итеп кенә түгел, үз баласы итеп каршы алды, янә чакырып озатып калды.
Раифа урта белем бирү мәктәбенең алга таба чәчәк атуын, ә укучыларының исә, мәктәпләре горурланырлык бәхетле үз юлларын табуларын телисе килә.

Гөлүсә Зарипова.
Олы Яке

Фото Раифа мәктәбе төркеменнән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район Раифская школа