Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Торак хезмәткәрләре кисәтә

Торак йортлар буенча профилактик рейд­ларда янгынга каршы хезмәт бөтен мөмкинлекләрне һәм ысулларын кулланырга тырыша.

Яшел Үзәндә бу эшкә  өстәмә рәвештә үз теләкләре белән килгән кешеләрне, «01» хезмәте ветераннарын, МЧС кадетларын һәм башкаларны җәлеп итәләр. Янгын сүндерүчеләр моңа хәзер торак өлкәсендә эшләүчеләрне дә чакыра башлады.

Шушы көннәрдә ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге һәм Татарстан Республикасы буенча ФПСның 8нче отряды җитәкчелеге «Торак комплексы» Идарәче компаниясе» хезмәткәрләре белән инструктив өйрәнүләр уздырды. МЧС хезмәткәрләре алар аша халыкка  янгын куркынычсызлыгы чараларын җиткерүне максат итеп куя. Торак өлкәсе хезмәткәрләре белән элемтәне МЧС хезмәткәрләре күптән урнаштырды инде.  Алар бергә рейдларга чыгып, уңышсыз гаиләләр яшәгән фатирларда еш була.
Инструктив өйрәнүләр барышында ОНДиПР җитәкчесе Радик Ардыханов янгыннар буенча булган  фактларны искә төшерде, көзге-кышкы чорда  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешенең мөһимлеге  турында сөйләде. Ул үз чыгышында, МЧС хезмәткәрләре дип ялганлап, янгын датчиклары куеп йөрүче мошенниклар турында да аңлатып узды. Боларның барысын да халыкка, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә аңлату мөһим.
– Мондый өйрәнүләр торак өлкәсе хезмәткәрләре өчен бик кирәк, – дип исәпли «Торак комплексы» Идарәче компаниясе» ширкәте директоры  Татьяна Шибалова. – Без халык белән даими аралашып торабыз, аларга электр һәм газ җиһазларыннан файдаланганда иминлек кагыйдәләре үтәү кирәклеге турында аңлатабыз. 

Резедә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев