Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТОМАТ ҮСЕНТЕЛӘРЕН ТӘРБИЯЛӘҮ

Томат – бакчачылар яратып утырта торган иң популяр культураларның берсе.

Инде һәммәбезнең дә тәрәз төпләрендә помидор үсентеләре матур гына яшелләнеп утыра торгандыр. Аларны карау катлаулы эшләрдән саналмаса да, вакыт һәм кайбер мәгълүматтан хәбәрдар булу таләп ителә.

Үсентене, тишелеп чыканнан соң өч атна узгач күчереп утырталар. Тамырларына зыян килмәслек итеп, орлык өлешле яфрагына кадәр җиргә батырырга кирәк. Моны эшләгәннән соң, үсентеләрне берничә көнгә (тамырлары көч алганчы) караңгырак урынга куерга киңәш итәбез.

Ә авырудан профилактик чара буларак, атнасына бер тапкыр су кушылган сөт белән сак кына коендырсагыз да ярый. Күчереп утыртканнан соң ике атна узгач, томат үсентеләрен махсус ашлама яки кош тизәге белән тукландыру мәслихәт. Аны 1:20 пропорциясендә кайнар суда эретәләр, сөзеп, туфракка су сипкәннән соң, шуның белән ашлыйлар.

Бакчага чыгарырга бер-ике атна кала, үсентеләрне көн саен 2 сәгать урамда чыныктыра башларга кирәк. Утыртырга бер көн калгач, урамда бер тәүлек чыныктырыгыз.

Томат үсентеләрен дөрес карау – сыйфатлы һәм зур уңыш алуга ышаныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев