Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Толстянка – яшел табиб

Халык телендә акча гөле буларак билгеле әлеге үсемлекнең файдалы сыйфатлары буенча алоэдан бер дә калышмавын күпләр белмидер.

*Ул бүлеп чыгарган матдә, тиз таралучан булу сәбәпле, вируслы, бактерияле һәм гөмбәчекле авыруларга каршы тора.

*Өйдә кемдер авырый икән – аның да шиңә башлавын, ә кеше терелсә – кабат гөрләп үсә башлавын ачыклаганнар. 

*Толстянка яфрагын изеп яки суын яраларга, чуаннарга, киселгән һәм тырналган урыннарга куйсаң, аның сыеклыгы составында булган матдәләр тиренең тизрәк төзәлүенә ярдәм итә һәм ялкынсыну процессын кисәтә.

*Мускул һәм сеңерләр тартылганда, бәрелгәндә аның яфракларын изеп шул урынга компресс куйсаң, ялкынсынуны һәм авыртуын баса.

*Иренгә чыккан герпесны да шул ук толстянка яфрагы согы белән бетереп була. Һәр 30 минут саен сөртеп торыгыз, тик суы авыз эченә кермәсен.    

*Ангина, тонзиллит һәм тамакта ялкынсыну процесслары булганда да тамакны әлеге үсемлек согы катнашмасы белән чайкарга кирәк. Ул 1 стакан кайнаган суга 10 яфрагы согы чагыштырмасында әзерләнә. Шуның белән көненә 5 тапкыр тамакны чайкарга кирәк.

*Әлеге үсемлек яфрагының суы белән көн дәвамында берничә тапкыр сөртеп, бөҗәкләр тешләгән урыннарда ялкынсынуны бетергә, артрины дәваларга мөмкин.

*Акча гөленең әле тагын бер исеме бар – “мозольник”. Һәм инде аңлагансыздыр, аның ярдәмендә сөяннәрне дә бетереп була. Моның өчен яфрагының өске катламын алып, йомшак өлеше белән сөянгә пластырь белән беркетергә һәм төнгегә калдырырга.

*Шундый ук юл белән тирегә батып үскән тырнакны һәм тырнак гөмбәсен дә дәвалап була.

*Толстянка яфрагы согын һәм йомшагын эчкә кабул итүгә килгәндә, үсемлек агулы сыйфатларга ия һәм мышьяклы да булганга күрә, аның белән бик сак эш итәргә кирәк. Андый сокны үзен генә беркайчан да эчәргә ярамый, бары тик суга кушып кына.

* Шундый сулы катнашма белән ашказаны һәм уникеилле эчәктәге җәрәхәтләрне (язва) дәвалап була. Аны 1 стакан кайнар суга 5 яфрак исәбеннән әзерлиләр. Яфракка кайнар су коялар да, 1 сәгать төнәтәләр. Шуннан соң, ашар алдыннан 15-20 минут кала, 1әр аш кашыгы күләмендә көнгә өч тапкыр кабул итәләр.
Нинди дә булса дәвалау чарасын һәм методын кулланыр алдыннан, һичшиксез табиб белән киңәшләшегез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев