Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Төнгә каршы шигъри юллар язам...

***

Төнгә каршы шигъри юллар язам,
Баш миемдә уйлар кайныйдыр,
Йөрәгемдә җәннәт бакчалары,
Былбыл кошлар чут-чут сайрыйдыр...
Яхшысы да, яманы да әле алда,
Күрәчәкне күрми, нишлисең,
Аянычка калган гамәлләрнең
Нәтиҗәсен күрми китмисең...
Дүрт юллыкка бөтенесе сыя:
Кайгы-хәсрәт, шатлык, табышлар,
Ил өстенә яуган михнәтләр дә,
Раббым биргән ачы каргышлар...
Төнгә каршы шигъри юллар язам:
И, Илһамым, миннән калмачы?!
Милләтеңнең бер баласы үкси,
Вакланырга сәбәп тапмачы?!
Флейтаның моңсу тавышлары
Җан рәхәте биреп йөрәккә,
Иртә таңда томан эчләрендә
Адаштырып тәмам йөдәтә...
Салкын тиргә батып шигырь язам,
Кайнар утка керәм кинәттән,
Җансызларны җанлы итәр өчен
Ярдәм көтәм ялгыз тирәктән.
Карт тирәкнең юан кәүсәләре
Яфраклары җилдә чайкала.
Уйларымны туплап җыя алмыйм:
Арлы-бирле алар айкала...
Карт Анамның җылы кочагына
Сыенгандай булам шул мәлдә.
Тамырланган куллар битем сыйпый:
– Улым, бәгырем үзең ни хәлдә?
– Яхшы, әни, барысы да яхшы,
Тик агармый нигә бу тормыш,
Шатлыгыннан бигрәк михнәте күп,
Бар белгәне һаман шул – ормыш!
Син бит безгә, әни, изгелеккә
Юл күрсәттең гомер-гомергә.
Син кабызган утлар сүнәр микән,
Әверелеп кара күмергә?!
Карт тирәкнең сары яфраклары
Кыштырдашып көзге җилләрдә,
Эндәштеләр хәлсез тавыш белән:
– Беләм, улым, авыр илләрдә.
Син түз, бәгырем, син борчылма инде,
Изгелектә булсын гамәлең,
Син яз, улым, кәгазь битләренә,
Буш тормасын, чарла каләмең.
Сезнең сүзләр буыннарга калыр.
Бу хакыйкать, Иман, и Раббым!
Сабыр төбе сары алтын булыр,
Картлык көндә аны мин таптым...
...Төнгә каршы шигъри юллар язам,
Хәтер йомгакларым чуала,
Гомер узган саен бу галәмдә
Кыя ташлар хәтта уала...
Ком бөртеге булып бу галәмгә
Без килгәнбез гомер итәргә,
Изгелекләр кылып һәр тарафта,
Мәңгелеккә аннан китәргә...
Урамда кыш. Шаян җилләр исеп,
Бит алмасын усал чеметә.
Табигатьнең пакьлы гүзәллеге
Авыр хисләремне киметә.
...Җир өстенә ап-ак карлар ява.
Кышкы урман, әнә, янәшә,
Тыңла, инсан*, тыңла, узып китмә
Бар тереклек сиңа эндәшә...
Төнгә каршы шигъри юллар язам...

Ирек Сафин.
Олы Шырдан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди дорес шигырь юллары!