Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәмәке тартмаска, наркотик кулланмаска

“Россия балалары – 2017” профилактик операциясе кысасында Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге, Россия эчке эшләр министрлыгының Казан ЛУ һәм шулай ук “Уртак эш” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы хезмәткәрләре ябык типтагы Раифа махсус укыту-учреждениесендә булды.

Алар җыелучыларга тәмәке һәм наркотикларның нинди зыян салуы турында сөйләде.

Чараның максаты  яшьләр арасында тарту һәм наркомания таралуны кисәтү булып тора.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы  Марина Гусева  яшүсмерләр арасында наркотиклар куллану һәм сату буенча ситуацияне сөйләде.  Наркотик кулланучы 11 яшүсмер исәптә тора.  Быел Яшел Үзән суды контактсыз юл белән наркотик саткан ике яшүсмергә хөкем карары чыгарган.

Соңыннан  кайчандыр үзләре дә закон чиген узган яшүсмерләр бу очрашу аларга  тормышка икенче күзлектән карарга ярдәм итүен белдерде.

Лилиана Куликова  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: