Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Түләмәсәң, илле сәгатьлек эш көтә

Татарстан Республикасы дәүләт автоинспекциясе билгеләнгән җәзаның котылгысыз булу принцибын гамәлгә ашыру буенча эш алып бара.

Карарларны үтәтү эшендә иң нәти җәле корал – штраф түләмәүчене җаваплылыкка тарту.
Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә штрафны административ җаваплылыкка тартылган зат карар законлы көченә кергәннән алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш.

Кире очракта аның суммасының ике тапкыр, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә артуына, йә унбиш тәүлеккә административ кулга алынуга, йә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.
2021 елда автоинспекция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен – 30 меңнән артык, агымдагы елда 5 меңнән артык эш кузгаткан.

Моннан тыш, дәүләт автоинспекциясе суд приставларына бурычлы кешеләрнең транспорт чараларын табуда ярдәм итә. Шундый хезмәттәшлек кысаларында 2021 елда – 539, быел 67 транспорт чарасы кулга алынган.
Әйтик, 21 февральдә «БМВ» автомобиле кулга алынган, аның хуҗасының ЮХИДИ штрафлары буенча – 140 мең сумнан артык, ә гомуми бурычы 400 мең сумнан артык булган. Автомобиль махсус тукталышка куелган. Алга таба аның штрафы түләнмәсә, арест салынган транспорт чарасы бурычны түләү өчен сатылачак.
Штрафлар түләүдән качып йөрүчеләргә карата транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләү рәвешендә чара кулланыла ала. 2021 елда шундый кешеләргә карата чикләү салу турында – 142, агымдагы елда 24 дәгъва судка җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар турында кодексның 17.17нче маддәсе нигезендә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан файдаланган өчен вакытлыча чикләүне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә яки бер елга кадәр махсус хокуктан мәхрүм итүгә китерә. 2021 елда ЮХИДИ хезмәткәрләре – 326, агымдагы елда 44 хокук бозу очрагын кисәткән.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев