Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның тагын 87 очрагы ачыкланды

32 кеше медицина учреждениеләренә озатыла.

25 гыйнварда Татарстанда таҗ белән зарарлануның 87 яңа очрагы ачыкланды. Гомуми санның ике очрагы читтән кергән булса, 85е – контактта булган.

32 кеше медицина учреждениеләренә озатыла. Авырулар исемлегендә ике бала бар. Инфекцияләнүчеләрнең яше 18дән 90 яшькә кадәр үзгәреп тора.

Татарстан башкаласында 45 кеше йоктырган, 9 – Нурлат районында, 6 - Яр Чаллыда, 3әр – Яшел Үзәндә, Алексеевск, Түбән Кама, Чистай районнарында, икешәр - Әлмәт, Буа, Зәй районнарында, берәр - Аксубай, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш, Тукай районнарында.

Пандемия башланганнан бирле безнең төбәктә СОVID-19 инфекцияләүнең 15 538 очрагы теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә 11 950 терелде, шул исәптән 95е соңгы тәүлектә.

Спутник V вакцинасы - 10 742 кешегә ясалды, шуларның икенче дозасын 1958 кеше алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев