Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы ачыкланды. Алар барысы да авыру кешеләр белән контакт аркасында йоктырганнар.
23 кешедә ул җиңел яки симптомсыз формада уза, шуңа күрә өйдә дәваланалар, ә 15енә госпитализация таләп ителгән.
22 яңа очрак Казанда, 3 - Чаллыда теркәлгән. Бүген Яшел Үзән районында үсеш югары - 5 яңа очрак! Буа һәм Биектау районнарында 2 яңа очрак, берешәр - Зәй, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Питрәч районнарында.
Татарстанда коронавирус белән авыручыларның гомуми саны 4787гә җитте. Бөтен чорда 3601 кеше савыкты, шул исәптән, 12 се узган тәүлектә. Дәвалауда 1168 кеше кала.
Нет комментариев