Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүлек эчендә тагын 42 татарстанлыда коронавирус инфекциясе расланган

Татарстанда COVID-19 белән авыруның 42 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Казанда-15, Чаллыда – 11, Чирмешән районында – 3, Азнакай, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама районнарында – икешәр, Менделеевск, Нурлат һәм Саба районнарында берәр кеше авырый.

25 мартка Татарстанда 19 мең 195 COVID-19 авыру очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 15 мең 957 кеше, шул исәптән 48 кеше – узган тәүлектә савыккан.

Коронавирустан вакцина белән 119 мең 478 кеше прививка ясаткан (тәүлек эчендә 2457 кеше арткан), шулардан республиканың 75 мең 720 кешесе икенче прививка алган.

Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 9221 очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн. 492 мең 692 кеше авырган, 4 млн.109 мең 281 кеше сәламәтләнгән, 96 мең 612 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев