Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТҮЛӘДЕГЕЗМЕ?

Бүген, 1 декабрьдә физик затларның 2016 ел өчен милек салымын түләүгә бирелгән вакыты чыкты.

Салымнарны, салым түләүченең Шәхси кабинетында Росия ФНСның партнер-банкларының берсендә онлайн хезмәте аша; банк бүлекчәләрендә; җирле администрация кассалары яки почта хезмәте бүлекләрендә түләргә мөмкин.

Бурычлыларга, РФ Салым Кодексының 75 нче маддәсе нигезендә, вакыт чыкканнан соң һәр түләнмәгән көн өчен РФ Үзәк Банкы рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пеня исәпләнәчәк. Димәк, милек салымы буенча пеня 2017 елның 2 декабреннән исәпләнә башлый.

Срок узганнан соң, салым органы физик затның түләнмәгән суммасы ачыклану турында документ әзерли һәм аңа салым, сбор, пеня, штраф, процентларны түләү турында таләп юллый.

Салымнарны үз ихтиярың белән түләмәгәндә, бурычлыга карата мәҗбүри рәвештә түләттерү чаралары кулланыла. Аның акчаларына, милкенә суд приставы башкаручылары тарафыннан арест салына,  теркәлү гамәлләре тыела, бурычлы өчен, хәтта, Россиядән читкә чыгу юллары да ябыла. Салымнар түләмәүчеләргә, шулай ук,  бурычының 7 проценты, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә башкаручылар сборын да чыгарып бирергә туры киләчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Налоги 1 декабря истекает срок уплаты налогов