Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үткән фаҗигаләр дә бернигә өйрәтми, күрәсең...

Җәйнең искиткеч матур көннәрендә күңелләргә шом һәм хәсрәт салырлык хәбәрләр белән укучыларыбызның кәефен кырасыбыз килмәсә дә, гыйбрәт өчен язарга булдык.

Ишеткәнсездер, хәзер яңалыклар яшен тизлеге белән килеп ирешә, узган ялда кичке бишләр тирәсендә бездән ерак түгел Аракчино пристане янында пассажир теплоходы баткан. Шөкер, корбаннар булмаган бу вакыйганың нәкъ 11 ел элек 122 кешенең, шул исәптән 28 баланың гомерен алып киткән «Булгария» теплоходы фаҗигасе көненә туры килүе, кеше гомерен куркыныч астына куеп акча эшләргә теләүче башбаштакларга үткәннәрдән ниндидер кисәтү кебек.
1994 елда төзелгән «Казанец-1» катамаранын Казан эшмәкәре үзенең туган көнен билгеләргә арендага алган булган. Аның сүзләренә караганда, ул чакырылган кунакларының саны утыздан артык булачагын ал дан ук әйткән. Әмма, ял итү тепло ходының хуҗасы шундый иң мөһим мәгълүматка артык игътибар итмәгән. Күрәсең, акча эшләү, клиентны ычкындырмау теләге күпкә көчлерәк булган. Максималь 15 кеше сыйдырышлы суднода 35 кеше булу һәм әлегә ачыкланмаган ниндидер техник төзексезлекләр нәтиҗәсендә ул төпкә киткән.
Ял итүчеләр тиешле утрауга матур гына барып җитә, анда рәхәтләнеп күңел ача һәм кайтырга чыккач, озак та үтми теплоход бер якка янтая башлый. Кунаклар, аны тигезләү өчен, палубаның өстәрәк торган ягына ашыга. Әмма, аларның бу тырышлыклары ярдәм итми, теплоход ава башлый. Шуннан соң пассажирлар суга сикерә. Коткару жилетлары бик аз булганлыктан, аларны хатын-кызларга кидерәләр. Бөтен кеше йөзә дә белми бит әле, алар бортта булган сапбордларга (суда йөзә торган «такта») тотына. Бернинди эвакуация дә игълан итеп өлгерә алмыйлар, судно санаулы секундларда дүрт метр тирәнлектәге суда әйләнеп каплана. Ә бит капитан люкны ачып карый һәм анда су кергәнен күрә, әмма помпа насосы аны суырып өлгерә дип уйлый...
Бәхеткә, якшәмбе көнне Идел елгасында ял итүчеләр күп була һәм бәлагә тарган төркемне бик тиз күреп алалар. Судагыларны көймәләргә, катерларга һәм баржага алалар. Аннары аларны «Добрый» ял теплоходы үз бортына сыендыра һәм кичке җиденче яртылар тирәсендә Казан елга портына алып кайта. Аларны биредә медицина хезмәткәрләре һәм күбесенең якыннары каршы ала. Бәхеткә, куркудан башка, беркем дә җитди зыян күрми. Әмма, алар башыннан үткәннәрне беребезнең дә кичерәсе килмәс иде, Аллаһ сакласын. «Казанец»тагыларның «Без батабыз!» дигән шалтыратуыннан соң ярда көтеп торучы якын кешеләре ниләр генә уйлап бетерде икән?
Әлбәттә, бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр елга портында ук шаһитлардан һәм капитаннан сорау ала башлый. РФ ҖК 263нче маддәсенең 1.1нче өлеше буенча (эчке су транспорты хәрәкәте һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында зур зыян китерү) максималь җәза – ике елга иректән мәхрүм итү.
Бу юлы бик зур бәхеткә, корбаннар һәм җитди зарар күрүчеләр юк. Ә бит әле «Булгария» фаҗигасе онытылырга тиеш түгел. Аны бигрәк тә менә шундый, су транспортында пассажирлар йөртүче бизнес белән шөгыльләнүчеләргә истә тоту мәҗбүри! 2012 елда илебезнең су юлларында суднолар йөреше контролен катгыйландырсалар да, әледән әле барыбер хәлләр булып тора. Акча эшләү теләге кешеләр иминлегеннән күпкә көчлерәк шул хәзерге заманда.
Әлеге теплоход узган ел да күңел сезлеккә очраган – Казанның Киров районындагы барлык диннәр гыйбадәтханәсе тирәсендә ярдан ике йөз метр ераклыкта сайга утырган. Ул вакытта аның бортында 13 пассажир булган. Аларны ярга коткару катерларында чыгарганнар, шулай ук, беркемгә дә медицина ярдәме таләп ителмәгән.

https://trt-tv.ru/news/v-mchs-rasskazali-o-pervyx-rezultatax-vodolaznyx-rabot-na-meste-krusheniya-teploxoda-na-volge/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X