Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әтисен үтергән өчен – 8 ел колония

Республиканың Югары суды әтисен үтергән 16 яшьлек яшүсмергә һәм аның ярдәмчесе 18 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарды. Узган елның 12 маенда алар Кече Ключи авылында яшәүчене балта һәм кадак суыргыч белән кыйнап үтереп, мәетне урманга чыгарып, ут төртәләр, ә калдыкларны күмеп куялар. Бу вәхшилек җир участокларын сатып җибәрү өчен кылына.

53 яшьлек Владимир Зайцевның  югалуын иң беренче  кунакка дип кергән кече улы  белә.  Аны ишекләрнең һәм капкаларның ачык булуы, машинасының юклыгы шикләндерә.  Яшел Үзән полицейскийлары кайнар эзләр буйлап   Зайцев югалуда  шул ук урамда әнисе һәм энесе белән бергә яшәүче олы улының катнашы булуын ачыклый. 18 майда алар кулга да алына.
Психолог-психиатрия экспертизасы  нәтиҗәсе буенча  Зайцевның олы улы «социаль һәм педагогик тәрбия» ягыннан калышып үсә. Әмма әтисен үтергәндә аның психик халәте нормада булуы ачыклана. Тикшерүләрдән беленгәнчә, аның «социаль тәрбия­сезлеге» әтисе янына балта тотып баруында сизелә.  Барысы да  акча урлаулардан, шикле  дуслар белән аралашудан башлана. 2017 ел башында уналты яшьлек яшүсмергә зур суммада акча кирәк була.  Ул әтисеннән җир участогын сатуны сорый – Владимир Зайцевның барлыгы 13 участогы һәм барысы да  Кече Ключи авылы тирәсендә була. Әтисе баш тарта. Яшүсмер документларны урлап барлык участокларны «кара риелторлар» аша сатарга карар кыла. Дуслары арасында  ярдәмче эзли башлый һәм араларында 18 яшьлек Артем Хәсәнов ризалык бирә. Артем үзе Казанда яши, әмма  Кече Ключигә  дуслары янына еш килә торган була.  Билгеләнгән көнне, 12 майда,  алар планны үзгәртәләр, документлар урлаудан тыш Владимир Зайцевны үтерергә карар кылалар.
Зайцев йортына алар «Нива» машинасында килеп туктый – машина  яшүсмернең әнисенеке була.  Планга ярашлы рәвештә, Хәсәнов  йорт почмагында балта белән яшеренеп тора, улы әтисен урамга чакырып чыгара. Чыккан Владимирны Хәсәнов балта белән башына сугып аудара.  Аңсыз егылган ирне алар ерткычларча кадак суыргыч һәм балта белән җәзалап үтерәләр. Экспертиза  аның тәнендә күп санлы җәрәхәтләр таба. Өстәвенә, ирнең муен һәм күкрәк сөяге дә сынган була.
Төп планны тормышка ашыргач, алар  өйне тенти башлый, сейф ачкычын табып, аннан 13 участокның документын һәм Владимирның пас­портын  алалар. Акча да эзләп карыйлар, әмма 1 мең сумнан артыгы табылмый.
Мәетне  алар Владимирның үзенең «УАЗ»ына салып Марий Эл чигенә алып китеп, бензин сибеп ут төртәләр. Әмма мәет нишләптер янып бетми. Аннан соң калдыкларны күмеп куялар.  Эшләрен бетергәч җинаять урынына кайтып, үтерү эзләрен яшерәләр.
Полиция тоткарлагач, алар гаепне бер-берсенә сылтый башлый. Хәсәнов  яшүсмерне янап мәҗбүр итте,  икенчесе  канлы планны Артем уйлап тапты дип аклана. Шуңа карамастан, суд аларның үтерү планын бергә төзүен һәм гамәлгә ашыруын  раслый. Нәтиҗәдә  икесе дә гаеп­ле булып таныла. Болардан тыш, 16 яшьлек яшүсмер документлар урлауда да гаеп­ләнә.  Әтисенә кул сузган яшүсмерне суд ирегеннән 8 елга мәхрүм итә һәм  бу срокны ул балигъ булмаганнар колониясендә тутырачак. Ә дусты 14 елга каты режимдагы колониягә хөкем ителә.

Лилиана Славкина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район преступление за убийство отца Малые Ключи