Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТИРӘСЕ ТОТЫЛГАН КҮЛ – НӘРСӘ ИНДЕ УЛ?!

Узган атнада шәһәребез уртасында, Яшел Үзәнне бизәп торучы йөзек кашы булган күлдә чираттагы фаҗига  – аның төбеннән суга батучыны чыгардылар.

Гаиләгә, якыннарга чиксез зур кайгы, ә шунда ял итәргә яратучылар күңеленә бу матур урынга карата шик һәм шом. 
Бер яктан караганда, әлеге күлдән бернинди дә куркыныч янарга тиеш тә түгел кебек. Кеше үзен тиешле дәрәҗәдә тотса, җәмәгать урынында йөрерлек аек хәлдә булса, кемгәдер «герой» булып күренәсе килү теләге белән тузга язмаган юләр гамәлләр кылмаса – аяныч очракларның күләме бик күпкә кимер иде. Күл тирәсе бит тик торганнан кеше суга егылып төшәрлек түгел: яр буе бик уңайлы, аяк астына тигез итеп плитә җәелгән, күпернең кырыйлары тотылган. Анда су коенырга ярамаганын башы эшләгән һәркем аңларлык инде. Соңгы мәетне су керергә теләгән, дип әйтеп  булмый – өс киемнәре үзендә. Бәлки аңа батып үләргә кем дә булса ярдәм иткәндер? Әллә әби-бабаларыбыз сөйләгән хикәятләрдәге су ияләре үзләренең корбаннарын ала торамы? Криминалның катнашы барлыгы-юклыгын тикшерү ачыклар, анысы. Әмма күңелләрне тетрәндерерлек фаҗига бар, кешенең гомере өзелгән һәм социаль челтәрләрдә бу уңайдан бик күп кенә фикерләр укырга мөмкин. Аларның берникадәрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Сез ничек уйлыйсыз, күл тирәсен койма белән уратып алу нинди дә булса нәтиҗә бирәчәкме? Тыелган нәрсә, киресенчә, үзенә ныг­рак җәлеп итеп, кызыктырып тормас­мы? Алайга китсә, өйдән чыгарга да куркыныч, ишек төбендә үк абынып егылуың бар...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев