Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тирескә дә салым кертмәгәйләре

РФ Дәүләт Думасында "тирес турында закон" өстендә эш бара — документ тирес белән эш итү кагыйдәләрен һәм тирескә хокукның кемдә булуын билгеләячәк.

«Парламент газетасы» хәбәр иткәнчә, закон проектын депутатлар һәм сенаторлар төркеме эшләгән. Документны инде Россия парламентының язгы сессиясендә кабул итәргә мөмкиннәр. Аерым алганда, депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары тиресне җитештерү һәм куллану калдыклары (ягъни «мусор») исемлегеннән төшереп калдырырга тәкъдим иттеләр.

«Закон проекты белән «терлекчелекнең өстәмә продуктлары» төшенчәсен, терлекчелекнең өстәмә продуктлары белән эш итү һәм аларны авыл хуҗалыгы производствосында куллану процессларына (шул исәптән туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен) бәйле төшенчәләрне кертү каралган", — диелә басмада. Яңа закон тирескә милек хокукын билгеләргә тиеш. Бу аны бухгалтерлык һәм салым исәбендә чагылдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев