18 февральдә Яр Чаллыда Кама чаңгы марафоны уздырыла.
Анда чын спортчылар белән бергә җәмәгать эшлеклеләре дә катнашачак.
Кама марафоны – TIMERMAN-2018 мультиспорт сериясенең икенче старт программасы. Байлар Сабасында уздырылган беренче ярышлар зур уңыш белән үтте.

Исегезгә төшерәбез: анда ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин, 15 километрга йөгереп, үз яше төркемендә дүртенче килгән иде. Мартта Байлар Сабасы эстафетасын Яшел Үзән кабул итә. Ярышларга әзерлек башланды да инде.
Нет комментариев