Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тимерханның тагын бер җиңүе

1-4 октябрь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы VI Яшь гражданнар форумы үтте.

Форумны "Татарстан Республикасы Балалар оешмалары советы" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештырды. Алтынчы тапкыр инде бөтен республикадан килгән балалар хәрәкәтенең 150 активисты үз идеяләрен, проектларын тәкъдим итеп, аларны чынга ашыруга дәүләт тарафыннан ярдәм алу максаты белән җыелды. Яшел Үзән районыннан 11 делегат катнашты.

Форум ике елга бер мәртәбә уза, һәм шунда Балалар оешмалары советының җитәкчелеген сайлыйлар. Шулай, үз кандидатурасын биреп, Яшел Үзән активисты Тимерхан Шәйхетдинов сайлауларда җиңде: Татарстан Балалар оешмалары советының рәисе булды. Котлыйбыз!



Тимерхан балалар хәрәкәтендә 2013 нче елдан катнаша. Моңа кадәр ул "Зеленый патруль" һәм "Шәһәр укучылары советы" оешмаларының президенты вазифасында районыбызның балалар хәрәкәте башлыгы булды, "Сәләт-Яшел Үзән" Клубының рәисе урынында эшләде. Хәзерге вакытта да ул үз эшчәнлеген дәвам итә: Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе һәм "Сәләт ВикиМәктәбе" уку-укыту проектын җитәкли.

16нчы мәктәпнең сәләтле укучысына уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев