Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тимер юлларга игътибар көне

6 июньдә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге «РЖД» акционерлык җәмгыяте  хезмәткәрләре белән берлектә тимер юл аша чыга торган юлларга игътибарны җәлеп итү көненә багышлап,  «Атлашкино» һәм  «Свияжск» переездларында автомобиль йөртүчеләр белән  профилактик чара уздырды.  

Акция кысасында тимер юл аша чыга торган урыннарда үз-үзеңне тоту тәртибе, юл йөрү кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Автомобиль йөртүчеләргә  «Тимер юл переезды: йөрү кагыйдәләре һәм иминлек», «Тимер юл кичү кагыйдәләре» белешмәлекләре һәм «Поездга кадәр туктагыз» наклейкалары таратылды.

Инсаф Мингалиев,
ЮХИДИ инспекторы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев