Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Тимер ат”ыгызны исәпкә куярга ашыгыгыз!

21 июльдә Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре тагын “Велосипедыңны сакла!” профилактик акциясен уздыра.

Бу юлы полицейскийлар велосипедларны  “Маяк” спорт базасында, Васильево һәм Осиново бистәләрендә исәпкә  куя.

 

Андый акция  май аенда уздырылган һәм анда 100дән артык яшел үзәнле катнашкан иде. Полиция хезмәткәрләре ел башыннан барлыгы 1000 велосипедны  исәпкә куйды.

 

Шулай булуга карамастан велосипедларны урлаулар дәвам итә. Бу көнгә ике тәгәрмәчле транспортны  урлаулар буенча  Яшел Үзәндә - 22, Васильевода 5 очрак теркәлгән инде. Гадәттә аларны  видеокүзәтү булмаган яңа йортларның подъездларыннан урлыйлар. Ваемсызлар да бар, алар велосипедларын  домофоннарга ышанып, подъездларда, балалар мәйданчыкларында, базар һәм кибет яннарында  калдыра.

Акция  шимбә көнне 10 сәгатьтән алып 13 сәгатькә кадәр  “Маяк” спорт  базасы, Васильевода “Эссен”кибете һәм “Радужный” микрорайонының Гайсин урамындагы 3 һәм 5нче йортлар арасындагы мәйданнарда  үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев