Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тимер ат – кыр уңганнарына хөрмәт символы

Күрәсезме, Шырдан авылында Тимер атка һәйкәл куелган, Хуҗасының изге гамәлләре Хәтерләргә тирән уелган. (Ирек Сафин)

Олы Шырдан авылының иң биек урамында, әлегә кадәр безнең якларда ишетелмәгән – күрелмәгән үзенчәлекле һәйкәл – ДТ-54 тракторы постаментын ачу тантанасы булды.
Аны булдыру идеясен «ВЗП Заволжья» агрофирмасы директоры Ислам Закиров берничә ел күңелендә йөртә һәм быел, Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан авылдашларына зур бәйрәм оештырып, аны чынга ашырды.

Тимер атны йөгәрләп көнне-төнгә ялгап тир түгеп эшләгән кыр батырлары истәлеге итеп урнаштырылган трактор гади түгел. Әлеге, ярты гасырдан артык хезмәт иткән ДТ-54 – авылга ямь биреп торырлык шушы һәйкәлле, балалар мәйданчыклы скверны үз хисабына төзегән Ислам Закировның әтисе Искәндәр ага гомере буе эшләгән техника ул. Хәзер механизаторларга мәдхия җырлап, истәлек булып торачак.

– Бу трактор белән без яшьтәшләр, ул мин туган елны кайткан һәм аны әтигә биргәннәр. Шуңа да ул безнең өчен бик истәлекле һәм кадерле. Аның һәр шөребе, һәр детале миңа таныш. Әти бу тракторда гомере буе эшләде, миңа да, һәрбер механизатор улы кебек үк, аңа утырырга туры килде, – дип сөйли Ислам Закиров. – Постамент гади һәйкәл генә түгел, эш кешесенә, икмәк үстерүчеләр, җирдә хезмәт итүчеләргә хөрмәт символы булып торсын иде. Ул әле төзек, бер «тибүдә» кабына, сука тагып бүген кырга чыгарлык. Бирегә дә үз «чабатасында» килде, пьедесталга башка һәйкәлләр кебек краннар белән күтәртәсе булмады.

(Язманы тулысынча газетабызның 75нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев