Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тибет ламаларының яшь калу сере

Сезгә күпме яшь, шулчаклы кашык белән дөге алабыз. Юып, банкага салабыз. Өстенә капларлык итеп җылы кайнаган су өстибез дә, капкач ябып, суыткычка куябыз.

Иртән суын түгәбез, бер аш кашыгы өелгән дөге алабыз да, аны 3-4 минут эчендә тозсыз гына пешерәбез. Иртәнге сигезенче яртыга чаклы ач карынга ашап куябыз.
Калган дөге өстенә кайнаган су өстәп, янә суыткычка тыгабыз. Дөге беткәнче, һәр иртә шулай эшлисе.
Әлеге ысулның сере шунда ки, дөге бөртеге кристалл структурага ия. Аны төнәтеп без, булган крахмалны чыгарабыз, ә бөртекләрдә күзәнәкләр барлыкка килә. Дөге боткасы ашказанында түгел, ә эчәклектә эшкәртелә, бөртекләр адсорбент буларак кулланыла.
Мондый төр дәваланудан соң, сез сәламәтләнеп кенә калмыйча, яшәреп тә китәрсез. Тик бер шарт: шул дөгене иртән ашаганнан соң, берни дә кулланмаска һәм кимендә 3 сәгать эчмәскә кирәк.
“Дөге терапиясе“ ярдәмендә билдән сызлаулар китә, муен шыгырдаудан туктый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X