Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти-әниләр татар теленнән бердәм имтихан тапшырды

17 апрельдә беренче тапкыр “Ата-аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне” Республикакүләм акциясе узды. Аның максаты – ата-аналар җәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру.

Яшел Үзәнебездә әлеге чара 11нче мәктәп базасында узды. Анда Дәүләт имтиханын тапшыргандагы балалары халәтен тоеп кичерү, үзләрен алар урынына куеп тикшерүдән курыкмаган 31 батыр кеше катнашты. Һәм бөтенесе диярлек – әниләр! Араларында бары тик бердәнбер ир затының булуына да шатланырга кирәктер.

Акциядә катнашырга теләк белдереп килүчеләр, чыгарылыш сыйныф укучылары кебек үк, БДИ уздыруга кагылышлы барлык кырыс һәм катгый кагыйдә-шартларны үтәделәр: металлодетектор аша уздылар, кабинетларга үзләре белән бары тик паспорт һәм ручка гына алып керделәр.

-Укучылар безнең кадәр дулкынланмыйдыр, мөгаен. Куркыта да хәтта, ярый әле безнең заманда мондый түгел иде имтиханнар. Балаларыбызга, ә хәзер үзебезгә Аллаһ ярдәм итсен иде, - диләр, парта артына кабат утырып, сынау бирү “бәхетенә” ирешкән әниләр.     

БРИ биремнәре өч дәрәҗәгә: милләте татар булмаган катнашучылар, татар телен база дәрәҗәсендә белүчеләр һәм телне камил белүчеләр өчен бүленгән иде. Беренче һәм икенче төркемдә рус мәктәпләрендә укучы балаларның әниләре эшләсә, өченчесендә татар мәктәпләреннән килүчеләр белемнәрен сынады. Алар 3,5 сәгать дәвамында имтиханның өч биреме (1-тест, 2-грамматик бирем, 3-иҗади бирем) өстендә эшләде.

Хезмәтләр шул көнне үк, ТР предметлар комиссиясе эксперты булган татар теле укытучылары тарафыннан тикшерелеп, нәтиҗәләре һәрбер имтихан тапшыручыга шәхсән хәбәр ителде. Дулкынланулары юкка булган, барысы да бик әйбәт язган, хәтта 100 балл җыючылар да бар. Әлеге ата-аналарның балалары да имтиханнарын, һичшиксез, иң югары билгеләргә тапшырачак. Чөнки иң якын кешеләре алар өчен уңышка юл ачты.  

Сүз уңаеннан, Яшел Үзәннең мәгариф идарәсе методисты Роза Сәлахова быелгы дәүләт имтиханнары турында мәгълүмат белән уртаклашты:  

-Быел IX сыйныфтан сайлап ала торган фәннәрдән төп дәүләт имтиханы итеп татар телен 25 укучы сайлады. Шуларның ундүрте – татар мәктәпләренең татар группаларыннан, сигезе – рус группаларыннан, калганнары – рус мәктәпләренең рус группасы укучылары. Узган елларда татар теленнән имтиханны 2-5 бала сайласа, быел күрәсез, икеләтә күбрәк. Һәрвакытта да уңышлы тапшырдылар, 70-100 балл җыя иделәр, бу юлы да сынатмаслар дип ышанабыз һәм уңышлар телибез! Быел татар теленнән мәҗбүри сынау юк, ә унберенче сыйныфлар ел саен 2-3 бала сайлый иде, быел да ике.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск родители экзамен ЕРЭ